ШИГЪРИЯТ, САТИРА-ЮМОР, ҖЫР ҺӘМ ИҖАТ БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ

2022 елның 1 октябрендә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә күп санлы юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр, сатирик повестьлар, роман һәм комедияләр авторы, язучы, драматург, философ, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафис Сәлимҗановка 70 яшь тулуга багышланган «Шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме» булачак.

Әдәби чарага Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар көтелә:

(Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, язучы – Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның Дәүләт советы депутаты – Ркаил Зәйдулла, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, нәфис сүз остасы, баянчы, җырчы, композитор – Алмаз Хамзин, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемнндәге дәүләт премиясе лауреаты – Марсель Галиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, шагыйрь – Газинур Морат, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай фонды президенты, язучы һәм җурналист – Риман Гыйлемханов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһри Казан» газетасының элеккеге редакторы, матбугат ветераны, язучы һәм журналист – Илдус Илдарханов). Бәйрәмгә шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар да катнашачак.

Килегез, күрми калмагыз. Керү ирекле!!!

Шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәменә чакырабыз (0+)

0

Автор публикации

не в сети 2 дня

library-oa@mail.ru

1
Комментарии: 1Публикации: 642Регистрация: 24-05-2017
Оцените статью
Авторизация
*
*
Регистрация
*
*
*
Генерация пароля