👨👩👧👦12нче китапханә, татар гаиләләренең матур традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан югары сыйныф укучылары өчен «Матур гаилә – милләт горурлыгы» исемендә диспут уздырды.
▶Кичә барышында укучылар «Нәрсә ул – гаилә?», «Гаилә төзү өчен кайсы яшьне яхшы дип саныйсыз?», «Бәхетле гаилә нинди булырга тиеш?», «Нәсел агачы – шәҗәрә турында сезнең күзаллавыгыз?» дигән сорауларга фикер алыштылар.
❤️Үз гаиләләрендәге гореф-гадәт, буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкәрләре белән таныштырдылар, туган телебезнең бай мирасын – халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр, татар халык ризыкларын пешерү серләрен чиштеләр.